Татарстанда фәнни яшьләргә торак алуда ярдәм күрсәтү мәсьәләсе карала.
Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы белән бергә механизмнар эшләнә, аларның кайберләре башлангыч взносны һәм айлык түләүләр күләмен үзгәртүне, медицина хезмәткәрләре өчен программа үрнәгендә субсидияләүне күздә тота.
Татарстанда 2020 елдан башлап яшь гаиләләр өчен социаль ипотека программасы гамәлгә ашырыла. Аның буенча еллык 7% ка ипотека кредиты алырга мөмкин.