Казандагы семинарда балалар бакчаларында татар телен укытуның заманча алымнары турында сөйләячәкләр

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

31 нче мартта Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә заманча алымнар» дип исемләнгән татар теле тәрбиячеләре өчен шәһәркүләм семинарлар циклының икенче чарасы үтәчәк.

Балалар бакчасы – балага татар телен өйрәтүнең беренче баскычы. Белем дөньясы юлы башында сабыйга очраган тәрбияченең роле бик зур. Бүгенге татар теле тәрбиячесе – яңа буын балаларын кызыксындырырлык заманча алымнар кулланучы, һәрдаим белемен күтәрү юнәлешендә тынгысыз рәвештә эшләүче алдынгы карашлы педагог ул.

Семинарда Казан балалар бакчаларының әйдәп баручы биш тәрбиячесе татар телен өйрәтүдә заманча алымнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Чарада катнашучылар инновацион педагогик технологияләр калейдоскобы, шулай ук Сингапур белем бирү структураларының берсе булган Zoom In (ЗумИн)  ягъни «Арттыру» структурасы белән танышачак. Рус телле балаларны «Татарча сөйләшәбез» укыту-методик комплекты буенча татар теленә өйрәтүдә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр; тавыш ассоциацияләре технологиясе; 4-7 яшьлек рус телле балаларның күрсәтмә модель нигезендә сөйләм телен үстерү технологияләре тәкъдим ителәчәк. «Тылсымлы кулчатырлар» мастер-классы да күрсәтеләчәк.

31 нче мартта узачак чарага Казанның барлык балалар бакчаларында эшләүче татар теле тәрбиячеләре чакырыла. Семинарда 400гә якын мөгаллим катнашыр, дип көтелә.

Әлеге чара – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан башланып киткән «Татар телен кызыклы һәм нәтиҗәле укыту юллары» исемле семинарлар циклы дәвамы. 21нче февральдә Ленин исемендәге мәдәният сараенда семинарның беренчесе узды. Анда 500гә якын катнашучы татар телен өйрәтүнең заманча, нәтиҗәле алымнары белән танышты.

Чарада Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм Башкарма комитетның мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов катнашачак.

Семинарның модераторы – Казан шәһәре Киров районының катнаш төрдәге 7нче номерлы билингваль балалар бакчасы мөдире Алсу Биктова.

Кайда: «Сәйдәш» мәдәният үзәге (Н.Ершов урамы, 57а йорты)

Кайчан: 31нче март 15.00, теркәлү 14.00дә башлана.

Аккредитация өчен элемтә: 299-15-99, 89503163021 (Алинә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International