20 августка ТРда 140тан артык мәктәп һәм балалар бакчасы капиталь ремонтланачак

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Бүген “Бердәм Россия” иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә быел Татарстанда мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауга багышланган түгәрәк өстәл узды. Төбәк һәм республика программасы буенча барлыгы 140тан артык учреждение яңартылачак: мәктәпләр, балалар бакчалары, техникумнар һәм башкалар. Бу хакта Татарстан Республикасыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова хәбәр итте.

«Мәктәпләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләр һәрвакыт аерым кайгыртуга һәм ремонтка мохтаҗ. Татарстан һәрвакыт педагоглар эше өчен лаеклы шартлар тәэмин итүдә алдынгы урыннарны били. 2022 һәм 2023 еллар бу мәсьәләдә бөтен ил дәрәҗәсендә алга китеш булырга тиеш», - дип билгеләп үтте спикер.

Ул федераль дәрәҗәдә мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча махсус программа расланды, дип өстәде. Аңа Татарстанда 66 объект керде, аларны ремонтлауга 3,79 млрд сумнан артык акча тотылачак, шуларның 2 млрд тан артыгы - федераль бюджет акчалары, калганы - республика акчалары.

Ларионова ассызыклаганча, проектлаштырганда учреждениеләрнең террорчылыкка каршы куркынычсызлыгы мәсьәләсе аерым эшләнәчәк.

Татарстанда 2012 елдан бирле эшли торган мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча төбәк программасы да бар. Бу вакыт эчендә аңа 1,3 меңнән артык объект эләккән, 23,7 млрд сум сарыф ителгән, дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International