Казан лицеисты Максим Большаков математика буенча Леонард Эйлер исемендәге олимпиадада җиңүче булды

2022 елның 1 апреле, җомга

26-29 март көннәрендә Кировта Леонард Эйлер исемендәге математика фәненнән олимпиаданың йомгаклау этабы узды.

Йомгаклау этабында Россиянең 28 төбәгеннән 217 укучы катнашты.

Татарстаннан Казанның 7 гомуми белем бирү учреждениесеннән, Яр Чаллыдан һәм Зәй районыннан мәктәп укучылары катнашты.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча беренче дәрәҗә диплом белән Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 2 нче лицей-интернат җиденче сыйныф укучысы Максим Большаков бүләкләнде. Казан Вахитов районының 131 нче лицееның 8 нче сыйныф укучысы Глеб Мекешкин, КФУның 8 нче сыйныф укучысы Арсений Мурзенков һәм Лобачевский КФУның 8 нче сыйныф укучысы Андрей Кандрашкин өченче дәрәҗә диплом алдылар.  

Балаларны һәм аларның остазларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International