“Яз гүзәле” конкурсында КДЭУдан Айгөл Сабирҗанова җиңде

2022 елның 9 апреле, шимбә

Казанда Ел саен Казан дәүләт энергетика университетында уза торган «Яз гүзәле» дигән югары уку йортлары арасында матурлык һәм талант конкурсы тәмамланды. Аның җиңүчесе-КДЭУ студенты Айгөл Сабирҗанова.

Бүләкләү тантанасы вакытында Айгөл әти-әниләренә, туганнарына, төркемдәшләренә рәхмәт белдерде һәм әнисенә чәчәк бәйләме тапшырды.

«Җиңүгә юл җиңел булмады. Авырлыклар күп булды. Өч атна әти-әни, әби-бабай, туганнар минем ярдәмчем булды. Бу безнең уртак җиңү. Мин үземнең туганнарым белән горурланам», - диде ул.

«Яз гүзәле» конкурсының финалы «Мәскәү» мәдәният үзәгендә узды. Җиңүче титулы өчен сигез вуздан ун кыз ярышты. Конкурсантларның матурлыгын һәм талантын министрлык вәкилләре, блогерлар, театр артистлары, Яшьләр һәм хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре, конкурс партнерлары һәм КДЭУ хезмәткәрләре кергән жюри бәяләде.

Быел конкурс унөченче тапкыр узды. Бу чара яшь буында татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, татар телен саклау һәм популярлаштыруга юнәлтелгән.

Конкурс финалистларына чәчәк бәйләмнәре һәм партнерлардан бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International