Түбән Камада «Адымнар» мәктәбен Казанның 19 нчы гимназиясе директоры урынбасары җитәкләячәк

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Түбән Камада «Адымнар» полилингваль комплексы директоры итеп Артур Галиәхмәтов билгеләнде. Бүген ул туры эфирда Түбән Камалыларның сорауларына җавап бирде.

Тарих фәннәре кандидаты, Казанның 19 нчы гимназиясе директоры урынбасары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Артур Галиәхмәтов. КФУның тарих факультетын тәмамлый, тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бар. Педагогик стажы 12 ел тәшкил итә. Аның мәнфәгатьләре арасында инглиз һәм төрек телләре, психология, ушу һәм сәяхәтләр.

Туры эфирда ул үзенә команда җыя башлавын хәбәр итте. Әлеге мәктәптә укытучы булачак якынча 25 кеше бүген беренче интервью үтте. «Педагоглар "Адымнар" идеяләрен йөртүче булачак. Ун кеше конкурс сайлавын уза алмады», - дип аңлатты Артур Галиәхмәтов, мәктәптә бик көчле укытучылар составы булачагын билгеләп.

Бүгенге көндә белем бирү комплексы математика, рус теле, музыка һәм технология укытучыларын, шулай ук информатика һәм физика укытучыларын эзли, алар инглиз телендә факультативлар үткәрә алачак. Шулай ук мәктәптә көчле олимпиада хәрәкәтен үстерү планлаштырыла. Укулар өч телдә алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International