Тарих дәресләрен үткәрү мәсьәләсе буенча хәзерге вакытта сөйләшүләр бара. Бу хакта журналистларга ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 187 нче Казан күппрофильле лицеенда хәбәр итте.
«Һәр сыйныф җитәкчесе тарих дәресен үткәрү мөмкинлегенә ия дип саныйм. Башлангыч сыйныфлар укытучылары өчен, алар квалификацияләрен күтәргәч, без һичшиксез модульгә үзгәрешләр кертәчәкбез», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Шул ук вакытта Һадиуллин билгеләп үткәнчә, барлык фәннәр буенча дәресләр, шул исәптән шәхес тәрбияләүгә дә юнәлдерелгән. «Тәрбия процессын укытудан аерырга мөмкин түгел. Бу тулаем алганда белем бирә торган бердәм процесс. Ә бүген без төп моментларның көчәюенә мохтаҗ», - дип ассызыклады ул.
Моңа кадәр РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Россия мәктәпләрендә тарихны беренче сыйныфтан өйрәнә башлаячаклар дип белдергән иде. Соңрак ул ачыклык керткәнчә, тарих буенча төп программа, хәзерге кебек үк, бишенче сыйныфтан башланачак, әмма башлангыч мәктәптән үк туган як тарихын «Әйләнә-тирә дөнья» предметы кысаларында фикер алышырга мөмкин.