Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм итү өчен грант игълан ителә

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

2022 елның 25 маеннан «Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында һәм татар теле буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләр һәм призерларны әзерләү өчен ярдәм итү» грантын алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.

Грант бирү максаты - татар теле укытучыларын, туган тел, татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында һәм (яки) татар теле буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләрне әзерләгән татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларын кызыксындыру.

Конкурста катнашу өчен гаризалар электрон адреска кабул ителә podderzhka.olimpiada@mail.ru грант буенча мәгълүмат Министрлык сайтының «Укытучылар өчен грантлар» («гомуми белем» - «милли мәгариф») бүлегендә урнаштырылган.

Гаризалар конкурс комиссиясе тарафыннан 2022 елның 27 маеннан 6 июненә кадәр карала. Ел саен 115 мең сум күләмендә 13 грант бирелә. Грант алучыларны 2022 елның 10 июненә кадәр игълан итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International