ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның балаларны яклау көне белән котлавы

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

 

Кадерле балалар, хөрмәтле ата-аналар һәм укытучылар!

 

Җәйге каникулның беренче көнендә без Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Сезне чын күңелдән әлеге якты һәм шатлыклы балачак бәйрәме белән котлыйм!

Бала туу – һәр гаилә тормышында гаҗәеп һәм иң бәхетле мизгел, һәм без, өлкәннәр, балаларыбызның сәламәтлеге, яхшы тормышы өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга тиешбез.

Безнең бурыч – үсеп килүче буынның сыйфатлы, лаеклы белем алуын тәэмин итү, аларга гармонияле үсеш алу һәм иҗат итү мөмкинлеге булдыру, чөнки балалар – безнең киләчәгебез.

Татарстанда төрле олимпиадаларда, конкурсларда һәм ярышларда республикабыз данын югары дәрәҗәдә яклаган талантлы балалар яшәве белән горурланабыз. Быел да Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча без Россия Федерациясе буенча мактаулы 3 нче урынга лаек булдык.

Дөрестән дә, һәр җиңү һәм казаныш асылында – зур һәм катлаулы хезмәт ята.

Сезгә белем алырга, сәләтегезне ачарга, хыялыгызга барырга һәм, һичшиксез, уңышка ирешергә ярдәм итүче остазларыгызга зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Лаеклы гражданнар тәрбияләгән һәм Сезнең белән бергә җиңүләрегезгә куанып, уңышка ирешү өчен мөмкинлекләр булдырган әти-әниләрегезгә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.

Кадерле балалар, бәхетле булыгыз! Һәр яңа көн якты хис-кичерешләр, югары максатлар һәм шатлыклы вакыйгалар белән тулып торсын, теләкләрегез һәм хыялларыгыз тормышка ашсын.

Бу матур җәйге көндә сезне котлап, республиканың күп мәйданчыкларында фестивальләр, театральләштерелгән тамашалар, концерт программалары, спорт ярышлары һәм бәйгеләр уза.  

Чын күңелдән барыгызга да тынычлык, игелек, иминлек, күңел күтәренкелеге телим! Беркайчан да үз-үзегезгә ышанычыгыз какшамасын!

 

Министр И. Г. Һадиуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International