Татарстанда 57 меңнән артык бала җәй көне мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Татарстанда 57 меңнән артык бала җәй көне мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында хәбәр итте.

«Барлыгы 82 255 бала мәктәп яны лагерьларында ял итәргә планлаштыра, ә җәй көне 57 меңнән артык бала ял итәчәк», – дип сөйләде докладчы.

Әсәдуллина сүзләренә караганда, быел Мәгариф һәм фән Министрлыгы 107 мең бала өчен ял оештыра. «Шуларның 3891е авыр тормыш хәлендә, 9 меңгә якын сәләтле бала. 12 мең бала хезмәт һәм ял лагерьларында булачак», – дип дәвам итте ул.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, быел балалар лагерьларында 50 профильле программа – социаль-педагогик, тел, милли-мәдәни, шулай ук югары уку йортлары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре белән берлектә оештырылган белем бирү программалары гамәлгә ашырылачак.

«Быел яңа программа барлыкка килде. Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп яны лагерьларында кече сыйныф укучылары өчен уеннар, квестлар, ял итүнең төрле рәвешләрен эшләде. Программа төрле юнәлештәге җиде бүлектән тора – экология, иреклелек, сәламәт яшәү рәвеше, сәнгать иҗаты һәм башкалар. Тематик очрашулар каралган», – дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International