Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре порталыннан карап булачак

2022 елның 10 июне, җомга

Мәктәпләрне тәмамлаучылар дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси сәхифәләрендә бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) нәтиҗәләрен белә алачак. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының «Вконтакт»дагы рәсми аккаунтында хәбәр ителгән. «Российская газета» шул турыда яза.

Имтихан нәтиҗәләре «Документлар» бүлегендәге «Мәгариф» битендә урнаштырылачак. Аларны «БДИ нәтиҗәләре»ндә карап булачак.

Махсус төймәгә басканнан соң, имтихан нәтиҗәләре берничә секунд эчендә чыгачак һәм шәхси кабинетта саклана.

География, химия һәм рус әдәбияты буенча имтиханнарның беренче нәтиҗәләре 10 июньдә билгеле булачак, 17 июньдә – рус теле, 20 июньдә математика буенча нәтиҗәләр чыгачак, дип искәртәләр министрлыкта.

Имтихан эшләрен эшкәртү графигы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International