Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Фоксфорд» онлайн-мәктәбе белән берлектә әзерләнгән «Россия халыклары традицияләре» онлайн-квесты вакытында бөтен илдән килгән укучылар төрле халыклар, аларның телләре һәм гореф-гадәтләре турында белә алачак.
Акция Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара проекты кысаларында уза. Проект Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Күңел ачу формасында һәм интерактив форматта балалар Россия халыкларының мәдәнияте һәм гаҗәеп традицияләре: аларның төрлелеге, үзенчәлекләре һәм чыганаклары турында гомуми күзаллаулар алачак. Онлайн-тестка төрле халыкларның көнкүреше, локаль бәйрәмнәр һәм сәнгатьнең уникаль әсәрләре – шигырьләрдән алып биюгә кадәр булган сораулар керде. Квестта катнашучыларның барысы да «Фоксфорд» онлайн-мәктәбеннән бушлай онлайн-дәресләргә эләгә ала, ә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге <url> хештегы белән үз сәхифәсендә нәтиҗәләре белән уртаклашкан кеше ярышта катнаша алачак. Приз - «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проектыннан уен җыелмасы. Ярыш нәтиҗәләре 3 сентябрьдә игълан ителәчәк.