Бүген Татарстанның иң яхшы билингваль балалар бакчаларын бүләкләү тантанасы булачак

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Бүген, 15 июньдә, Казан шәһәре Киров районының 101-нче номерлы балалар бакчасында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.  

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» Грантын алу өчен конкурс 2013 елдан башлап ел саен билингваль белем бирүне популярлаштыру, балалар бакчаларының иң яхшы педагогик коллективларын ачыклау һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә.

2022 елда грант алу өчен 48 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы гариза биргән, шуларның иң яхшылары сайлап алынган.

Иң яхшы билингваль балалар бакчасы унлыгына керде:

1. Яр Чаллы шәһәренең катнаш төрдәге 82 нче «Көнбагыш» балалар бакчасы;

2. Казан шәһәре Киров районының Катнаш төрдәге 101 нче номерлы балалар бакчасы;

3. Бөгелмә шәһәренең катнаш төрдәге 36 нчы номерлы «Елмаю» балалар бакчасы;

4. Ютазы «Кояшкай» балалар бакчасы;

5. Кукмара шәһәренең 5 нче номерлы «Йолдызлык» балалар бакчасы;

6. Казан шәһәре Совет районының тәрбия һәм укыту татар телендә алып барыла торган 112 нче номерлы балалар бакчасы;

7. Казан шәһәре Идел буе районының тәрбия һәм укыту татар телендә алып барыла торган 130 нчы номерлы балалар бакчасы;

8. Чүпрәле муниципаль районы 1 нче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасы;

9. Балтач муниципаль районы Салавыч балалар бакчасы;

10. Питрәч 2 нче номерлы «Айгөл» балалар бакчасы.

Әлеге барлык балалар бакчалары да 500 мең сум күләмендә грант алачак. Бу акчалар белем бирү оешмасының үсеп килүче предмет-пространство тирәлеген җиһазлауга (балалар җиһазлары, уеннар, уенчыклар, дидактик кулланмалар, балалар үсешендә кулланыла торган материаллар) юнәлдерелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International