Татарстанда туган телдә укытучы педагоглар арасында үткәрелгән конкурска йомгак ясалды

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда яшәүче халыкларның этномәдәни һәм рухи үсешенә ярдәм итү, Россия җәмгыяте нигезләре буларак традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, гомумроссия гражданлык һәм Татарстан тәңгәллеген ныгыту максатыннан, 25 майдан 10 июньгә кадәр туган телдә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр арасында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга республика конкурсы узды.

Конкурста математика, информатика, химия, физика, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, туган тел (татар, чуаш, удмурт, мари, мордва, башкорт теле), физик культура, музыка, технология, тормыш иминлеге нигезләре, башлангыч һәм югары квалификацияле укытучылар катнашты.

Республика бәйгесенә гомуми белем бирү оешмалары укытучыларыннан 215 гариза кабул ителде, шул исәптән 121-е — татар теле һәм әдәбияты укытучылары, 56сы — фән укытучылары, 25е — башлангыч сыйныф укытучылары, 13е — Туган тел укытучылары (чуаш, удмурт, мари).

Конкурсны үткәрү турындагы Нигезләмәдә күрсәтелгән срокларда сайлап алу критерийлары билгеләре нигезендә гаризалар һәм проектларга бәя бирелде. Республика комиссиясе тарафыннан сайлап алу нәтиҗәләре буенча һәр категория буенча баллар җыю тәртибендә конкурста катнашучылар исемлеге формалаштырылды.

Конкурс нәтиҗәләре белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mon.tatarstan.ru/respublikanskiy-konkurs-proektov-sredi-pedagogov.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International