27-29 июньдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды үткәрә, анда Татарстан һәм Россия Федерациясе субъектлары мәгариф оешмаларының туган теле һәм әдәбияты укытучылары, мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыклары урынбасарлары, милли мәгарифкә һәм Россия төбәкләре белән хезмәттәшлеккә кураторлык итүче методистлар, татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмалары директорлары, милли-мәдәни автономияләр, Татарстан Республикасы вәкиллекләре, Бөтендөнья татар конгрессы бүлекләре вәкилләре катнашыр дип көтелә. Съезд 4 елга бер тапкыр үткәрелә.
Съездда катнашучылар өчен Казан буенча күргәзмәләр, экскурсияләр оештыру, белем бирү оешмаларында булу, мастер-класслар, педагогик остаханәләр, тренинглар уздыру, панель дискуссияләр кысаларында тәҗрибә уртаклашу күздә тотыла.
29 июньдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә съездның пленар утырышы узачак.