Татарстанда чит телләр буенча БДИ нәтиҗәләре расланды

2022 елның 1 июле, җомга

Татарстанда 2022 елның 14,16,17 июнендә узган чит телләр буенча БДИ нәтиҗәләре расланды.

Инглиз теле буенча БДИда агымдагы елның 2 062 чыгарылыш укучысы катнашты. Уртача балл 80,37 булды. 4 кеше минималь чикне узмады. Түбәндәге мәктәпләрдән 7 чыгарылыш сыйныф укучысы Инглиз теле буенча 100 балл җыйды:

– 5 нче гимназия, Әлмәт шәһәренең 7 нче мәктәбе;

– Балтач районының Чепья мәктәбе,

– Яр Чаллы шәһәренең 76 нчы гимназиясе,

– Нурлат шәһәренең 9 нчы мәктәбе,

– инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 18-нче номерлы мәктәп һәм Казан шәһәренең «Елена-Сервис» мәктәбе.

Немец теле буенча БДИда 29 кеше катнашты, уртача балл – 70,59.

Француз теле буенча БДИны 15 кеше тапшырды, уртача балл – 80.

Ике йөз баллы укучылар командасына Яр Чаллы шәһәренең 76 нчы Гимназиясе укучысы Эльвира Хәһретдинова (рус әдәбияты һәм инглиз теле буенча 200 балл) һәм Нурлат шәһәренең 9 нчы мәктәп укучысы Асия Янгуразова (Нурлат шәһәренең 9 нчы мәктәбе (рус теле һәм инглиз теле буенча 200 балл) кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International