Татарстанда 2022 елның 20 һәм 21 июнендә үткәрелгән информатика һәм ИКТ буенча БДИ нәтиҗәләре расланды.
Информатика һәм ИКТ буенча БДИда агымдагы елның 2 615 чыгарылыш укучысы катнашты. Уртача балл 67,87 булды. 177 кеше минималь чикне узмаган. 16 укучы информатика һәм ИКТ буенча 100 балл җыйды.
Бу имтихан белән БДИның төп чоры тәмамланды.
Төп чор нәтиҗәләре буенча Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучыларның барысы 218 балл нәтиҗәсе.
Бер фән буенча 100 баллны 190 укучы алды.
Ике фән буенча 200 баллны 14 кеше җыйды.
Математика буенча профиль дәрәҗәдәге һәм информатика һәм ИКТ буенча 200 балл алды:
Аделина Алимова, КФУның IT-лицее,
Әмир Биктаһиров, Казан шәһәре Яңа Савин районының Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7 нче гимназиясе.
Рус теле һәм әдәбияты буенча 200 балл алды:
Лия Дәүләтшина, Казан шәһәре Мәскәү районының 94 нче гимназиясе,
Амалия Егорова, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының М. Җәлил исемендәге 26 нчы лицее,
Эвелина Мөслимова, Казан шәһәре Идел буе районының Татар телендә белем бирүче 18-нче номерлы гимназиясе.
Рус теле һәм химия буенча 200 балл алды:
Азиза Абдуллаева, Бөгелмә муниципаль районы 2 нче лицее,
Дарья Дяшкина, Минзәлә шәһәренең 2 нче мәктәбе,
Румия Ибраһимова, 83 нче лицей-Казан шәһәре Идел буе районы мәгариф үзәге,
Маргарита Рыжикова, Бөгелмә муниципаль районының 5 нче мәктәбе,
Альбина Сәйфуллина, Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе.
Химия һәм биология буенча 200 балл алды:
Гөлнара Гәрәева, А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей, Яр Чаллы шәһәре,
Шамил Баянов, Мөслим гимназиясе.
Рус әдәбияты һәм инглиз теле буенча 200 балл алды:
Эльвира Хәйретдинова, Яр Чаллы шәһәренең 76 нчы гимназиясе,
Рус теле һәм инглиз теле буенча 200 балл алды:
Асия Янгуразова, Нурлат шәһәренең 9 нчы мәктәбе.