Татарстанда 6 июльдән мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәүче балалардан беренче сыйныфка укырга керү өчен гаризалар кабул ителә башлый. Кабул итү буш урыннар тулганчы булачак, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча уздырылачак.
Гаризаларны кабул итү электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы аша, ата – аналарның мәгариф оешмасына шәхси мөрәҗәгате, заказлы хат белән, электрон формада – мәктәпнең электрон почтасы аша башкарыла.
Гаризаның датасы һәм вакыты аның тапшыру ысулына карамастан, мәктәпкә алыну карарын кабул иткәндә исәпкә алына.
Баланы беренче класска кабул итү турындагы күрсәтмә акты барлык гаризалар кабул ителеп беткәч, биш эш көне эчендә игълан ителә.