Чаллы шәһәренең белем бирү оешмаларында берничә җитәкче алышынды. Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин ике яңа директорны тәкъдим итте.
«35 һәм 40нчы мәктәпләрдә белем алучылар яңа уку елын яңа директорлар белән каршы алачак», - дип искәртте спикер.
Әйтик, 35нче мәктәпне 26 яшьлек Александр Альменеев җитәкләде. «Элеккеге директор – Марс Гафуров 69нчы микрорайондагы 62нче яңа мәктәпкә җитәкче итеп билгеләнде», - дип ачыклык кертте Мәгариф идарәсе башлыгы.
Ирина Зәкиева 40нчы мәктәпне җитәкләячәк. Элеккеге директор Римма Фәсхетдинова яңа эшкә күчте.
«Билгеләнгән директорлар – озак еллар мәгариф системасында эшләгән, уңай эш тәҗрибәсенә ия кешеләр. Яңа уку елында аларга уңышлар телибез», - дигән теләкләрен җиткерде Рөстәм Хуҗин.