Татарстанда 2-3 сыйныф укучылары өчен "Электрон экологик көндәлек" медиапособиесе эшләнде. Аны укучылар дәрестә дә, мөстәкыйль дәресләр өчен дә кулланачак.
"Татармультфильм" берләшмәсе тикшеренү эшләре һәм экология буенча факультатив дәресләр өчен медиапособие эшләде. Пособие дүрт бүлектән тора, аларның һәркайсында сигезәр тематик дәрес бар. Һәр чирек ахырында балалар көндәлек ярдәмендә экологик юнәлешле тикшеренү проектын башкарачак.
Мондый көндәлек балаларда экологик гадәтләрне формалаштырырга ярдәм итәр, әйләнә-тирә дөньяга һәм туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләр дип көтелә.