Казанда яңа уку елы башында 18нче гимназиядә яңа уку корпусы ачылачак, анда татар телендә укытачаклар. Хәзерге вакытта корпуста бизәү эшләре тәмамлана, эшчеләр җиһазлар ташый. Объектның әзерлеген бүген Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин бәяләде.
«18нче гимназиянең тагын 300 укучыга исәпләнгән яңа корпусында төзелеш эшләре тәмамланып килә. Бу зур ашханә, спорт һәм актлар залы булган заманча мәктәп булачак», – дип сөйләде шәһәр башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, 18нче гимназиягә янкорма төзүдән тыш, бүгенге көндә тагын ике мәктәп төзү буенча әзерлек эшләре бара, аларны 2023 елда ачу нияте бар.
10,7 мең кв метр мәйданлы яңа корпуста урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен дәресләр узачак. Бинаның беренче катында мәктәп рестораны форматында ашханә урнашкан. Аның дизайн-проектын эшләүгә Казанның Фешин исемендәге сәнгать училищесы студентлары җәлеп ителгән. Идеянең нигезенә модернизацияләнгән татар мотивлары салынган, алар мозаика системасына кертелгән.
Шәһәр башлыгы шулай ук 350 кешегә исәпләнгән актлар залын карады, анда тамашачылар өчен балкон һәм яңа спорт залы бар. Дүртенчесендә уку сыйныфлары белән янәшә якты атриум белән ял итү зонасы урнашкан.
«Барлык эшләр дә ахырына якынлаша. Уку елы башына гимназиядә укучыларны һәм укытучыларны лаеклы каршы алу өчен барысы да булачак», – дип белдерде Илсур Метшин.