Иннополис университеты «Product manager в IT» һәм «Разработчик 1С» яңа ИТ-курсларына җыя башлады

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүче 16 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә дәүләт хисабына ташлама белән ИТ-белем алып була. «Product manager-IT» һәм «Разработчик 1С» һөнәрләрен үзләштерергә, шулай ук Java кушымталарын булдырырга, frontend-эшләнмәләрнең барлык нигезләре буенча тестларга өйрәнергә мөмкин. Курслар «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектын гамәлгә ашыру өчен 2021 елда РФ Финанслар министрлыгы тарафыннан башлап җибәрелгән «Санлы һөнәрләр» программасы кысаларында онлайн-форматта узачак.

Мария Образцова, Иннополис Университетының өстәмә белем бирү институты директоры: «Иннополис Университеты «Цифрлы һөнәрләр» проектында катнашуын дәвам итә. Тыңлаучыларыбыз кирәкле юнәлештә үсә алсын өчен, без даими рәвештә курслар линейкасын киңәйтергә омтылабыз. Быел без ике яңа курс тәкъдим итәргә телибез - «Product manager-IT» һәм «Разработчик 1С». Уку-укыту программасы кысаларында практикага да зур игътибар бирелә. «Product manager-IT» курсында без яңа цифрлы продуктларны базарда таныту өчен күнекмәләргә ия булган белгечләр әзерләячәкбез. «Разработчик 1С» курсында тыңлаучылар «1С: Предприятие 8» платформасында конфигурациягә һәм программалаштыруга өйрәнәчәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International