20 муниципаль берәмлектәге 66 мәктәп Татарстанда «Мәгарифне үстерү» федераль программасы буенча ремонтланган. Капремонт кысаларында искергән җиһазларны алмаштыруга да финанслау бүлеп бирелде, дип сөйләде Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Лионова.
"Быел беренче тапкыр Федераль программа эшли башлау сәбәпле без, элеккеге кебек, күп кенә мәгариф учреждениеләрен ремонтладык", – диде ул мәгариф системасын үстерү өчен шартлар тудыруга багышланган Туры Эфирда. Республика программасы буенча Татарстанда тагын 87 мәгариф учреждениесе ремонтланган, дип өстәде Лионова.
Уку йортларын модернизацияләү буенча яңа программа формалаштырганда Россия хөкүмәте «Яңа мәктәп» проекты буенча «Бердәм Россия» тәкъдимнәрен хуплады. Алар капремонтка яңа креатив урыннар булдыру, территорияне төзекләндерү, җиһазлар белән тәэмин итү дә керергә тиеш.
Мәктәпләрне капиталь ремонтлауның яңа федераль программасын гамәлгә ашыру гыйнвар аенда башланды. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2026 ел ахырына кадәр «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы буенча 7,3 мең мәктәп бинасын ремонтлаячаклар.