15 сентябрьдә Казан федераль университетының Попечительләр советының утырышлар залында «Россия халыкларының туган телләрен һәм мәдәниятен саклауда университетларның роле» дигән пленар утырыш узды.
Чара Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты әгъзасы, Ненец автономияле округының дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органы вәкиле Римма Галушина, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова катнашында узды.
Утырышта Казан федераль университетыннан яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректор Ариф Межведилов катнашты. Чарада шулай ук КФУ ректораты каршындагы Баш Киңәшче Рияз Минзарипов, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм башкалар катнашты.
Конференциянең үзәк темалары: Россия халыкларының туган телләрен һәм мәдәниятен саклауда һәм үстерүдә университетларның роле, шулай ук Россия халыкларының туган телләре һәм әдәбияты буенча мәктәп укучыларының II федераль олимпиадасын оештыру.
Олимпиада икенче ел үткәрелә, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучылары олимпиадалары исемлегенә кертелгән. Икенче Федераль олимпиада РФ халыкларының 27 теле буенча үткәреләчәк.