Россиядә "Педагога рәхмәт әйт!" акциясе старт ала

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

1 октябрьдән Россиядә “Укытучыга рәхмәт әйт!” акциясе башланды.

Чара Зур укытучылар атнасына һәм мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан,  Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан интернетны үстерү институты катнашында оештырыла. Проект укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә һәм яклауга юнәлтелгән.

Акциядә мәктәп укучылары гына түгел, ничә яшьтә булуына  карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен "Укытучыга рәхмәт әйт!" акциясенең рәсми сайтында тәбрикләү язылган  уникаль открытка ясарга һәм аны укытучыга җибәрергә кирәк.

Акция 2022 елның 31 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International