Илсур Һадиуллин “Авыл укытучысы - 2022” конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды

2022 елның 8 октябре, шимбә

6 октябрь көнне, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин “Авыл укытучысы” һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Мәгариф” журналы редакциясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Республика иҗтимагый фонды белән берлектә, иҗади үзешчәнлекне тәрбияләү, педагогик хезмәткәрләрнең алдынгы инновацияләренә омтылыш, авыл укытучыларының абруен күтәрү максатында үткәрелә.

Җиңүче һәм конкурс призерлары:

 1 урын - Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең физика, информатика укытучысы Нәбиуллин Руслан Дамир улы;

-2 урын - Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбенең биология укытучысы Сабирова Гөлназ Мансур кызы;

3 урында ике финалист: Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сөләйманов Рамил Хафиз улы һәм Питрәч районының Татар Ходяшы урта мәктәбенең биология укытучысы Җиһаншина Зөлфия Равил кызы

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

«Җиңүгә омтылыш» – Бавруди исемендәге 4 нче Биектау урта мәктәбенең   татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлилова Гөлнар Мансур кызы   

«Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен» - Сәләтле балалар өчен Актаныш гуманитар гимназия-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рамзил кызы;

«Үзе укыткан предметка мәхәббәт»- Әлмәт районы Минебай урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Әхмәтзаһирова Гүзәл Мөкатдәс кызы;

“Тема тирәнлеге өчен” - Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең биология һәм география укытучысы Һадиева Рүзилә Рәфыйк кызы;

Тәрбиячеләр арасында:

“Туган телгә мәхәббәт” номинациясендә - 3 нче санлы Актаныш балалар бакчасы тәрбиячесе Шакирова Әлфирә Индус кызы  

«Балалар сәламәт булсын» номинациясендә – Балтачның  5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Закирова Гөлназ Нурулла кызы.

“Мактаулы остаз” күкрәк билгесе,  хезмәт ветераны, Биектау районының легендар математика укытучысы Афанасьева Флера Васильевнага тапшырылды.

Быел “Авыл укытучысы” һөнәри осталык конкурсы тугызынчы тапкыр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International