Роспотребнадзор поп-ит һәм симпл-димпл уенчыкларның файдасы турында әйтте

2022 елның 7 октябре, җомга

Поп-ит һәм симпл-димпл  кебек антистресс-уенчыклар мәктәп укучыларының сәламәтлегенә уңай йогынты ясый, дип белдерде Роспотребнадзор. Ведомство мәгълүматлары буенча, алар укучыларга борчылу дәрәҗәсен киметергә һәм биремнәрне яхшырак башкарырга ярдәм итә.

Уенчыкларның файдасы турында фикергә Новосибирскиның Роспотребнадзор фәнни-тикшеренү институты галимнәре килде.  Тикшеренү вакытында галимнәр игътибарның концентрациясен һәм баланың акыл сәләтен, кәефен, аппетитын, биремнәрне ничек үтәвен һәм башка күрсәткечләрне характерлаучы күрсәткечләрне бәяләделәр . Ачыкланганча , антистресс-уенчыклар игътибарны күчерү һәм кулларның вак моторикларын җәлеп итү исәбенә үзәк нерв системасына йогынты ясый.

Якын арада мониторинг форматында, уку елы дәвамында тикшерелә торган күрсәткечләр исемлеген киңәйтү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International