"Адымнар-Алабуга"да "Интерактив татар остаханәсе" проекты гамәлгә ашырыла

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

“Адымнар-Алабуга” полилингваль комплексында “Интерактив татар остаханәсе” проекты гамәлгә ашырыла. Ул укучыларның иҗади һәм социаль-шәхес үсешенә, татар телен өйрәнүгә кызыксыну, татар халкының милли традицияләрен һәм мәдәниятен формалаштыруга юнәлтелгән. Россия халыкларының мәдәни мирас һәм  цифрлаштыру елы кысаларында “Адымнар-Алабуга” полилингваль белем бирү комплексында,  7 татар теле кабинетына татар шагыйрьләре һәм язучылары: Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Ризаэддин Фәхреддин, Гөлзада Әхтәмова, Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллин исемнәре бирелде.

Мәгълүматларны җыю өчен педагоглар тарафыннан махсус электрон кабинетлар булдырылган, аларга керү QR-код аша. Электрон кабинетлар даими тулылана.

Быел «Мәктәп телләре музее» инновацион белем бирү проектын гамәлгә ашыру башланды, ул балаларыбызда горурлык, җаваплылык хисләрен тәрбияләргә, гаиләнең, милләтнең һәм Ватаныбызның чын кыйммәтләрен ачарга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International