18 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә Татарстанда Идел буеның халыкларының туган телләрендә диктант узачак.
Диктант - ирекле бушлай белем бирү акциясе, ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланган, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләре белән кызыксыну уятырга тиеш.
Акция туган телдә (чуваш, мари, удмурт һ.б.) грамоталы язу белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.
Диктантта яше, милләте, социаль статусы һәм туган телләрен белү дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә теләүчеләр катнаша ала.
16 ноябрьгә кадәр мәйданчыкларны теркәү узачак. 17 ноябрьдә диктантны туган телдә язарга мөмкин булган мәйданчыклар исемлеге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылачак https://mon.tatarstan.ru/diktant-na-rodnih-yazikah.htm.