К.Тинчурин театрында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестиваленең финалы узачак

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

Балаларда татар халкының милли мирасына сак караш һәм рухи мәдәният формалаштыру максатларында “2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Сәйяр” балалар яшүсмерләр театрларының республика фестивале үткәрә.

2022 елның 17 нче октябренә кадәр муниципаль этап үткәрелде, 21-25 нче ноябрьдә республиканың дәүләт театрлары базасында конкурсның зона этабы узачак.

Театр чыгышлары яшь категорияләре  ( дүрт категориядә ) буенча бәяләнә.

Барысы 246 гариза каралды, зона этабында 100 балалар коллективы чыгыш ясаячак.

Фестиваль җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы 5 нче декабрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International