Чаллы дәүләт педагогика университетында «Авыл территорияләрендә белем алу: тәҗрибә һәм үсеш юнәлешләре» II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды. Анда Татарстанның 30 районыннан, шулай ук Башкортстаннан һәм Ярославль өлкәсеннән педагоглар, Россия югары уку йортларының галимнәре һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләре катнашты.
Катнашучылар алдында аз комплектлы мәктәпләрне үстерү перспективаларын бәяләү, авыл укучыларының үзенчәлекләре һәм мондый уку йортлары педагоглары очраша торган проблемалар турында сөйләү бурычы тора, диде югары уку йорты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова. Чара интенсив форматында узды: укытучылар проект төркемнәренә берләшеп проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын билгеләде, проектлар әзерләде. Аларның иң яхшылары конференция финалында, ә аннары, эшләп бетергәннән соң, “Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар” дигән ачык педагогик форумда апрель аенда тәкъдир ителәчәк.
Конференциядә Мәгариф һәм фән министрлыгының педагогик хезмәткәрләрне әзерләү, һөнәри үстерү һәм социаль тәэмин итү департаменты директоры урынбасары Сергей Антонов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина катнашты.