Менделеевскидагы ике мәктәптә «Мәгариф» илкүләм проекты буенча кабинетлар ремонтланды

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Менделеевскида "Мәгариф" илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мәктәпләрдә "Үсеш ноктасы" кабинетлары барлыкка килде.  Икенче һәм дүртенче мәктәпләрдә химия, физика һәм биология  кабинетлары ремонтланды. “Татар-информ”га район хакимиятендә сөйләүләренчә, әлеге максатларга 2,2 млн сум акча юнәлтелгән.

Мәктәпләрдә яңа укыту киңлеге булдыру өчен бердәм дизайн белән кабинетлар ремонтланды. Табигый фәннәр буенча өстәмә дәресләр өчен портатив лабораторияләр җыелмасы сатып алынган. Укучыларны һәм педагогларны район башлыгы Радмир Беляев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәис Нәҗипов һәм мәктәп директорлары  котладылар.

Киләсе елда Ильнет, Ижевск, Псәй  мәктәпләрендә кабинетлар ремонтлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International