8 нче декабрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында «Мин татарча сөйлим һәм эшлим» рус телле тәрбиячеләрнең һөнәри осталык республика конкурсының финалы узачак.
Конкурс иң яхшы педагогларны ачыклауга, татар телендә рус телле тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәсен күрсәтүгә, татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үзләштерүгә сәләтләрне күрсәтү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.
Бәйгенең читтән торып уздырылган турында 54 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы педагогы катнашты, шуларның 15 е конкурс финалистлары булды.