13-14 декабрьдә Мәскәүдә Россия Мәгариф министрлыгы оештырган Россия Федерациясе халыкларының туган теле укытучыларының Бөтенроссия съезды була.
Анда мәгариф белән идарә итүнең төбәк һәм муниципаль органнары белгечләре, мәктәпләр, көллиятләр һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары педагоглары катнашачак.
Алар «Туган тел һәм туган әдәбият», «Туган тел һәм әдәби уку» предметлар өлкәләре буенча яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча эш үзенчәлекләре турында фикер алышачак, Россия халыкларының туган телләрен укыту концепциясен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерлиләр.
Съезд йомгаклары буенча катнашучылар чыгышларының электрон җыентыгы әзерләнәчәк.
Съезд операторы - Россия Федерациясе халыкларының туган телләренең федераль институты.
Үткәрү датасы: 13-14 декабрь.
Үткәрү урыны: «Президент-Отель» (Мәскәү шәһ., Зур Якиманка ур., 24).