Татарстан Республикасында этномәдәни компонентлы белем бирү һәм якшәмбе мәктәпләре слеты оештырылды

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Россия Федерациясе халыклары телләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру максатларында “2014-2022 елларга Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2022 елның 6 - 8 декабрендә республика слёты узды.

Слётта Татарстан Республикасының этномәдәни компонентлы белем бирү  һәм якшәмбе мәктәпләре булган укытучылар һәм укучылар катнашты. Анда Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән һәм Татарстан Республикасының 24 муниципаль районыннан 200 кеше катнашты. Слет ачылган көндә балалар өчен этнодискотека оештырылды, ә 7 декабрьдә Казан буенча экскурсия оештырылды, түгәрәк өстәлләр өештырылды.

2022 елның 7 декабрендә Заречье базасында узган слетны ябу тантанасында катнашучыларны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары      Минзалия Закирова, «Татарстан Республикасы мордваларының милли-мәдәни автономиясе» региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наталья  Сабитова,    сәламләде. Катнашучылар  концертта барысы да  туган телләрендә чыгыш ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International