Балалар лагерьларында башка төрле сменалар: үзенчәлекләр, практик чишелешләр, белгечләр тәҗрибәсе

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Белгечләр мәгълүматлары буенча, сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар саны елдан-ел арта бара. Россия мәктәпләренең күбесе  инклюзив белем бирү технологияләрен үзләштергән, хәзер  балалар лагерьлары да алар үрнәгендә эшли. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар үз белән яшьтәшләре төрле тематик сменаларда катнашалар.

"Орленок"та һәр смена саен диярлек инклюзив, чөнки һәр сменеда берничә  мөмкинлекләре чикләнгән яки инвалид бала  була, бу катнашучыларның 0,6% ын тәшкил итә.

“Без балалар өчен белем ресурсларыннан һәркем файдалана алырлык мохит формалаштырабыз, мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен җайлаштырылган программалар әзерлибез, вакытлы балалар берләшмәләрендә инклюзив белем тәҗрибәсен исәпкә алып, педагоглар әзерлибез,- ди үзәк директоры Александр Джеус. Агымдагы елның иң төп казанышларыннан берсе,  без балалар лагере шартларында ОВЗлы балаларга җайлаштырылган өч  өстәмә гомуми белем бирү программасын һәм психолого-педагогик ярдәм программасын эшләдек һәм сынап карадык”. "Орленок" тәҗрибәсен башка балалар мәгариф учреждениеләрендә кулланырга мөмкин һәм кирәк. Инлюзив сменаларны гамәлгә ашыру җентекле әзерлек таләп итүен исәпкә алырга, бу матди-техник базаны тәэмин итү мәсьәләләреннән алып лагерьның кадрлар составын өстәмә әзерләүгә кадәр.

15 нче декабрьдә онлайн-форматта Бөтенроссия методик пәнҗешәмбе узачак, анда «Орленок»  лагере,  мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырылган өстәмә гомуми белем бирү программалары уздыру нәтиҗәләрен күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International