Быел Татарстанда якынча 15 мең бала дәүләттән татлы бүләкләр алачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Ел саен Татарстанда Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә авыр тормыш хәлендә калган ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 18 яшькә кадәрге балаларга, махсус коррекция мәктәпләрендә белем алучы ОВЗлы балаларга яңа ел бүләкләре тапшырыла. Быел Яңа ел күчтәнәчләре 15 меңгә якын бала алачак, - дип белдерде спикер.
Министр бүләкнең бәясе якынча 800 сум тәшкил итәчәк, дип аңлатты.