Кышкы каникулдан соң, салкыннар булу сәбәпле , мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертелергә мөмкин

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы көчле салкыннарга бәйле рәвештә, һава температурасы түбән булу сәбәпле, дәресләрнең булмау  мөмкинлеген искә төшерә.

Шулай итеп, дәресләр авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында - минус 23 градуста, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында - минус 25, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында - минус 27 градус, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында - 30 градус салкын, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында - минус 32 градус булганда, укулар булмаска мөмкин.

Моннан тыш, кышкы чорда ачык һавада физкультура  дәресләренә, санитария нормалары һәм кагыйдәләре буенча, үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм  һава температурасы -25 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда , муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгуны туктатырга киңәш итә.

ТР мәгариф һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар чорында шулай ук җылылык белән тәэмин итү системаларының эшенә контрольне көчәйтергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International