1 гыйнвардан мәктәпләр һәм көллиятләр мәгариф процессында дәүләт мәгълүмат системаларын кулланырга тиеш

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Бу 2021 елда "Мәгариф турында" федераль законга кертелгән төзәтмәләр белән регламентланган.

Уку йортлары өчен «Минем мәктәп» федераль дәүләт мәгълүмат системасы әзерләнгән. Системаны төзүнең һәм эшләүнең төп принциплары арасында - конфиденциальлек, бөтенлек, мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү. Система укытучыга, ата-анага, укучыга ярдәм итү коралы буларак булдырылган. Ул белем бирүнең традицион системасына өстәмә булып хезмәт итә һәм шәхси аралашуны алмаштырырга тиеш түгел.

Бүген "Минем мәктәп" федераль дәүләт мәгълүмат системасына кулланучыларга шәхси кабинетлар, верификацияләнгән белем бирү контенты китапханәсе, ярдәмче системаны сынау, “ болытлы” саклау, документларны редакцияләү һәм башка сервислар бар инде. Хәзерге вакытта китапханәдә 6,5 мең берәмлектән артык контент урнаштырылган.

Россиянең мәгариф министрлыгы сервисның бердәм функциональ заказчысы, контентны эшкәртә. Россия Цифрлар министрлыгы - программа белән тәэмин итүне оештыра һәм эшли, аның өзлексез эшен һәм куркынычсызлыгын тәэмин итә.

Шулай ук укытучыларны яңа цифрлы сервислар һәм контент белән эшләргә  әзерләүгә аерым игътибар бирелә. Квалификация күтәрү курслары үткәрелә, кулланучыларга ярдәм хезмәте эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International