Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Яшел Үзәндә ТР Президенты катнашында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика хәйрия акциясенә старт бирелде
2013 елның 5 августы, дүшәмбе
Яшел Үзәндә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган тантанада “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика хәйрия акциясенә старт бирелде. Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Энгель Фәттахов, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин һ.б катнашты. Мохтаҗлык кичергән гаиләләр балаларын мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итүне күздә тоткан әлеге хәйрия акциясе республикада инде 7 нче ел уздырыла.
Капиталь төзекләндерү эшләреннән соң бүген генә ишекләрен ачкан “Родина” мәдәният сараенда узган тантанада Президент Рөстәм Миңнеханов, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин һ.б. җаваплы шәхесләр Яшел Үзән районының беренче сыйныфка керәчәк балаларына мәктәп-кирәк-яраклары тутырылган ранецлар тапшырды. Балалар канцелярия кирәк-яраклары, дәфтәрләрдән тыш җәйге спорт формалары да алды.
Яңа уку елында Яшел Үзән муниципаль районында 41 мәктәп ишекләрен ачачак. Аларга беренче сыйныфка 1400 бала киләчәк, шуларның 500 е ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдән. Ә республика буенча 1 сентябрьдә барлыгы 36 меңнән артык бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Муниципалитетлар мәгълүматларына караганда, шуларның 6 меңнән артыгы (17,8 проценты) ярдәмгә мохтаҗ. Быел да узган еллардагы кебек акция барышында аз тәэмин ителгән, әти-әниләре эшләмәгән, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, шулай ук тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге малайлар һәм кызларга аерым игътибар биреләчәк. Инвалид балаларга, әти-әниләре инвалид булган гаилә балаларына, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә дә ярдәм күрсәтеләчәк. Ярдәм беренче сыйныф балалары белән генә чикләнми, югарыда телгә алынган категориягә караган 2-11 сыйныф укучыларына да кагыла. Шуңа күрә, ярдәмгә мохтаҗ балалар исемлегендә торучыларның саны 8 меңнән артып китә.
Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү чыгышында әлеге акциянең ата-аналарга балаларын мәктәпкә әзерләү өчен тигез шартлар тудыруга ярдәм итүен ассызыклады. “Кайбер әти-әниләрнең балаларын мәктәпкә әзерләү өчен кирәкле интвентарьлар, әсбаплар белән тәэмин итәргә мөмкинлеге юк. Бернинди дә бүленеш булырга тиеш түгел”,-дип ассызыклады ул. Президент “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясендә төп игътибар беренче сыйныфка баручы балаларга бирелүгә карамастан, аның мохтаҗлык кичергән 2-11 сыйныф укучыларына да ярдәм итүен искәртте. Рөстәм Миңнеханов республикада инде өченче ел рәттән уңай демографик вазгыять саклануын, бу киләчәк турында кайгыртуның бер күрсәткече булуын искәртте. Аның ассызыклавынча, бүген балаларны кайгырту буенча бар юнәлешләрдә алып барылган эшчәнлекнең ун, егерме, утыз елдан соң булса да уңай нәтиҗәләр бирәчәге билгеле.
Президент әлеге хәйрия акциясендә катнашучы предприятиеләргә, бизнес вәкилләренә, шәхси затларга рәхмәт җиткереп, бу матур традиция алга таба да дәвам итәр, дигән ышаныч белдерде. Рөстәм Миңнеханов балаларга укуларында уңышлар теләде. “ Киләчәгегез яхшы булыр, арагыздан Олимпия чемпионнары, министрлар, хәтта Татарстан Президенты чыгачагына да шикләнмим”,- дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы балаларга.
Бүген олы кунаклар кулыннан бүләкләр алучы беренче сыйныф укучылары арасында Александр Хөснуллин да бар иде. Тантаналы чарада хәбәр ителгәнчә, Хөснуллиннар гаиләсендә бүген 9 бала тәрбияләнә, шуларның 7 се тәрбиягә алынган. Президент күп балалы әлеге гаиләгә “Лада Ларгус” автомобиле ачкычын тапшырды.
Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге оештыра торган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясен уздыра башлаганнан бирле республикада беренче сыйныфка килүче 105 меңнән артык балага 78 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән. Акциядә “КАМАЗ”, “Түбән Кама нефтехим”, “Кызыл шәрык-Агро”, “Татнефть”, “КМПО” кебек эре предприятие-оешмалар ел саен актив катнаша. Шушы вакыт эчендә акциягә 500 дән артык коммерцияле структура, 300 дән артык шәхси эшмәкәр җәлеп ителгән. Сүз уңаеннан, мәктәп портфелендә быел да узган еллардагы кебек: канцтоварлардан, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен кирәкле җыелмалар. Бердәм мәктәп формасын булдыру турында ТР Министрлар Кабинеты карарын күздә тотып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге акция барышында мохтаҗ гаиләләрне кирәк-ярак тудырылган ранецлардан тыш, мәктәп формалары белән тәэмин итәргә дә тәкъдим итә.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
март, 2026 ел
Илкүләм проект буенча Арчада педагогика көллиятендә капиталь ремонт башланды
Арчада Галактионов урамында урнашкан Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллиятенә капиталь ремонт башланды.
Тиздән Татарстанның “Ел укытучысы” кем булачагы билгеле булачак
23 март көнне «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрында «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясаячаклар һәм Татарстан Республикасының 2026 елгы укытучысының исемен атаячаклар.
18
март, 2026 ел
Казанда «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының беренче туры тәмамланды
16-17 мартта Казанда «Россия ел укытучысы-2026» Бөтенроссия конкурсының Татарстан Республикасында беренче туртөбәк этабы тәмамланды.
Татарстан укучылары физика, математика, информатика, химия һәм биология фәннәрендәге уңышлары өчен грантлар ала алачак
Татарстанда мәктәп укучылары өчен берьюлы ике мәгариф проекты старт ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз