Хәерле көн, хөрмәтле дуслар, хөрмәтле коллегалар!
Бүген без белем бирү системасы үсеше турында сөйләшәчәкбез . 25 гыйнвар, Студентлар көне, бәйрәм. Бу бәйрәм белән барыгызны да котлыйм, педагогик югары уку йортлары студентларын киләчәктә укытучы һөнәре сайлаганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Укытучыга күп нәрсә бәйле, шул исәптән булачак гражданның дөньяга карашын формалаштыру да. Мәгариф шәхесне, кешене формалаштыра, мәгарифкә бик күп нәрсә бәйләнгән.Һәм без мәгарифнең суверен системасы турында сөйләгәндә, барыннан да элек, төрле илләрдә төрле алымнар барлыгын беләбез, тик әгәр алар безнең илгә, безнең балаларга зыян китерә икән, мондый алымнар безгә кирәкми.Мәктәптә белем бирүнең максаты, мәгънәсе, бурычы нәрсәдә? Бөтен фәннәр буенча база белемнәрен бирергә, һәм монда совет мәгариф системасының көчле ягы бар иде, бүген Сингапур, Көньяк Корея, Кытай яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Фин мәгариф системасы көчле иде, әмма хәзер анда нәтиҗәләр кими башлады. Шулай ук бүген бу хакта сөйләшербез. Бу беренче бурыч.
Икенче бурыч - ул тәрбия. Үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү - бу нәрсәне аңлата? Бу инде олы кешегә нәрсә яхшы, нәрсә нәрсә начар икәнен аңларга мөмкинлек бирә торган кыйммәтләр. Бу - дөньяга караш, фикер йөртү. Һәм безгә мәктәпне тәмамлаган, белемле, үз илен, ата-аналарын яраткан, өлкәннәрне хөрмәт иткән, үз иленең тарихын белгән, яхшы фикерли белүе бик мөһим - менә безнең мәгариф системасының бурычы.
Мин тәрбия системасы турында да әйтергә телим. Күпләр, мөгаен, быелдан башлап дүшәмбе көннәрендә уздырыла торган "Мөһим сөйләшүләр" дәресләре турында ишеткәннәрдер. Бездә дәресләр цифрлы грамоталыкка, мәгълүмати куркынычсызлыкка багышланган иде. Әгәр сезгә телефонга ниндидер хәбәрләр килә икән, "концерт өчен акча күчерегез" яки танышлардан кемдер ярдәм сорый икән, мошенниклар түгелме икәнен ачыкларга кирәк. Чөнки, күп кенә укучылар ышанучан, шуңа да алар бу капкынга кабарга мөмкин, ә кемнәрдер моның белән акча эшли.
"Мөһим сөйләшүләр" дәресләре укучыларны кызыксындырган темаларга рәсми булмаган аралашу.
Шулай ук, флаг күтәрү, дәүләт гимнын башкару. Алар юк иде. Күп кенә мәктәпләрдә булмады. Бүген безнең белән «Артек» Халыкара балалар үзәге директоры да бар. Беләсезме - Константин Альбертович Федоренко. "Артек" та үз вакытында көн саен әләм күтәрделәр. Аннары бу традиция каядыр китте. Бүген "Артек" та көн саен әләм күтәрәләр. Мәктәп укучылары үзләре.
Тәрбия буенча киңәшчеләр. Киңәшчеләр, башта бу политкуллар, хезмәткәрләр дигән фикер бар иде. Практика күрсәткәнчә, бу алай түгел. Киңәшче - укудан тыш эшчәнлекне оештыруда, дәрестән тыш эшчәнлектә мәктәп театрын, спорт секциясен, түгәрәкләрне, аралашуны оештыруда директор ярдәмчесе ул.
Бүген шундый яхшы атмосфера, барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә. Әгәр шундый ихтыяҗ бар икән, әлбәттә лекцияләр тагын булыр. Чөнки, минем карашымча, студентларга да, педагогик югары уку йортлары һәм педагогик колледжларга да, мәктәп директорларына да, квалификация күтәрү системасы хезмәткәрләренә дә, без хәл итә торган бурычларны җиткерергә кирәк. Без бердәм эшләргә тиеш. Бездә бүленеш булганда, мәгариф системасы зыян күрә һәм ахыр чиктә безнең балалар. Шуңа күрә алга таба дәвам итәчәкбез.
Минемчә, мөһим тема - укытучыга ярдәм итү, укытучы, педагог, остаз һөнәрен үстерү темасы. Мөгаен, киләсе лекциядә бу турыда сөйләшербез.
Барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә, барыгызны да бәйрәм, Студентлар көне белән котлап, иң яхшы теләкләр телим. Яңа очрашуларга кадәр. Рәхмәт!