Татарстан мәктәпләрендә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган парламент дәресләре узачак

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

1 февральдән 18 февральгә кадәр Татарстанның барлык мәктәпләрендә республикада игълан ителгән Милли мәдәният һәм традицияләр елына багышланган “Без - Россия гражданнары” дигән парламент дәресләре узачак. Дәүләт Советында шәһәр һәм район мәгариф бүлекләре җитәкчеләре, тарих, җәмгыять белеме һәм хокук укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен “Парламент дәресе-2023” старт бирелде. Педагоглар белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, хәзерге вакытта, билгеле сәбәпләр аркасында, балаларны һәм яшьләрне гражданлык-патриотик тәрбияләү мәсьәләләре беренче планга чыга. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, шәхеснең рухи нигезен торгызуда төп роль нәкъ менә гаиләнеке.Парламент башлыгы шулай ук республика педагогларын ата-аналар җәмгыяте белән эшне көчәйтергә чакырды.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бүген җәмгыятьтә укытучының аерым статусы турындагы мәсьәлә җитди рәвештә тикшерелә. Өстәвенә, бу Россиядә игълан ителгән Педагог һәм остаз елында актуаль булып яңгырый.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, республикада дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның иң нәтиҗәле инструментларының берсе Татарстан халыклары ассамблеясе. Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, әлеге гражданлык институты эше илнең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә кызыксыну уята. Узган ел ахырында Ассамблеяга Берләшкән милләтләр Оешмасының Икътисадый һәм социаль советы каршында консультатив статус бирелгән.

Чыгышын тәмамлап, Фәрит Мөхәммәтшин республика педагогларына зур хезмәтләре һәм республиканың барлык әһәмиятле проектларына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Парламент дәресе кысаларында 1 февральдән 31 мартка кадәр укучыларның иҗади эшләре конкурслары (балалар рәсемнәре, иншалар, эссе, видеороликлар, мәктәп проектлары) һәм педагогларның методик эшләнмәләре узачак. Һәр конкурсны уздыру турындагы нигезләмәләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланды.Быел беренче тапкыр мәктәп музейлары өчен дә конкурс узачак. Укучыларга мәктәп музеен характерлаучы кечкенә видеофильм яки видеоролик, аның уникаль экспозицияләре һәм экспонатларын, уникаль белем бирү киңлеген төшерергә тәкъдим ителде, аның кысаларында зур тикшеренү һәм патриотик эш алып барыла, кече Ватанга, республикага, бөтен илгә мәхәббәт тәрбияләнә.

Конкурсларга йомгак гадәттәгечә апрельдә, Россия парламентаризмы көне алдыннан ясала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International