Яр Чаллыда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын сайладылар

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Кичә, Яр Чаллының 54 нче гимназия базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының зона этабы узды. Биредә Әгерҗе, Тукай, Менделеевск, Минзәлә районнары һәм Чаллы шәһәре муниципаль этапларында җиңгән укытучылар ярышты.

 Жюри конкурста катнашучыларның укытучылык  эшчәнлеген бәяләде, аның составына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков, Татарстан Республикасы Мәгариф үсеше институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Рәсимә Шәмсетдинова, Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча баш белгече Рәйхана Баһавиева керде.

Конкурс  иҗади эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларның  тәҗрибәсен тарату максатында уздырыла. Зона этабында конкурс сынаулары буенча максималь күләмдә балл җыйган конкурсантлар йомгаклау этабында катнашачак, ул 2023 елның 20 мартыннан 24 мартына кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International