14 февральдә Татарстанда Педагог һәм остаз елына старт биреләчәк

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

2023 елның 14 февралендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Татарстан Республикасында Рөстәм Миңнеханов катнашында педагог һәм остаз елын ачу тантанасы узачак.

Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елын үткәрү өчен оештыру комитеты төзелде, аның рәисе - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Оештыру комитеты составына мәктәпләр укытучылары һәм директорлары, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары , методистлар һәм район мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек, башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре керде.

Ел дәвамында педагог һөнәренең абруен күтәрү, педагогик конкурслар, форумнар, фестивальләр, конференцияләр, слетлар, педагогик укулар һәм башкалар үткәреләчәк.

Бүген педагогның роле  зур әһәмияткә ия. Ул һәр укучының мәктәп тормышында төп фигура булып тора. Педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын танып, илебез Президенты Владимир Путин 2023 елны Педагог һәм остаз елы дип игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International