Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узачак

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

14-17 февральдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада үткәрә. Олимпиада РФ субъектлары идарә итү органнары белән төзелгән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү, укучыларның туган (татар) теленең абруен һәм белем сыйфатын күтәрү, укучыларга һәм татар һәм әдәбияты укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтү турында килешүләрне гамәлгә ашыру максатларында оештырыла.

Олимпиадада Россия Федерациясенең 27 субъектыннан , 8, 9, 10, 11 сыйныф укучылары,  татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларның төбәк этапларында җиңүчеләр һәм призерлар  катнашачак.

15-16 февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада һәм телдән тур үткәрелә.

Олимпиада кысаларында катнашучылар өчен Казанның истәлекле урыннарын карау, Галиәсгар Камал , Кәрим Тинчурин исемендәге театрлар спектакльләрен карау каралган. 16 февраль көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры базасында олимпиаданың ябылу тантанасы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International