« Хаерле юл! Алга!": Татарстанда Педагог һәм остаз елын ачтылар

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

2023 нче ел Педагог һәм остаз елы дип Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителде. Татарстан Республикасы  Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бу укытучыларның югары статусын һәм аларның эшенең мөһимлеген ассызыклый.

Татарстанда укытучы һөнәре яңа дәрәҗәгә чыксын өчен барысын да эшлиләр, дип билгеләде ул. "Без заманча мәктәпләр төзергә омтылабыз. Яңа мәгариф технологияләре, һичшиксез, укытучыларның эш шартларын яхшырта, аларны һөнәри һәм иҗади мөмкинлекләрен  тормышка ашыруны киңәйтә», - диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, белем бирү сыйфаты төп мәсьәлә булып кала. "Бу безнең өстенлек. Шул ук вакытта үсеп килүче буында патриотизм, гражданлык хисе тәрбияләү, республикабыз һәм илебез өчен традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру мөһим”.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин педагог һәм остаз елында республикада күп чаралар планлаштырылуы турында сөйләде. "Бу төрле форумнар, конференцияләр, очрашулар. Июньдә, мәсәлән, мәгарифкә багышланган форум узачак , анда башка илләрдән дә белгечләр киләчәк ", - дип белдерде ул.

Һадиуллин ассызыклаганча, Татарстанда педагогик кадрлар әзерләү өчен күп эшләр башкарыла. Моннан җиде ел элек үк мәктәпләр, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре өчен кадрлар әзерләү буенча республика проекты төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International