«Минем ил - минем Россия» Бөтенроссия конкурсының ХХ сезонына старт бирелде «Россия - мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе. Конкурс «Фән һәм технологияләр уньеллыгы» кысаларында, шулай ук В.И. Вернадский тууына 160 һәм И.В. Курчатовның тууына 120 ел тулу уңаеннан уздырыла.
Конкурсның юбилей сезонында мәктәп укучылары, студентлар, аспирантлар, укытучылар, яшь галимнәр, эшмәкәрләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм регионнарда яшәүче инициативалы кешеләр катнаша ала. Гаризалар 30 мартка кадәр конкурс сайтында кабул ителә.
Конкурс ике төп яшь категориясендә узачак: 14 яшьтән 18 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән 35 яшькә кадәр. 13 яшьтән кечерәк балалар быелгы “Фән турында балалар әкиятләре” дигән махсус номинациядә катнаша алачак.