Казанда өлкән сыйныф укучылары арасында «Асылташ» конкурсы финалы узды

2023 елның 3 марты, җомга

Казанның 4 нче гимназиясендә «Асылташ» республика конкурсына йомгак ясадылар. 2019 елда гамәлгә куелган конкурс 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге кызлар арасында үткәрелә һәм үзенең максаты белән яшь буын вәкилләрендә милли кыйммәтләрне һәм уңай шәхси сыйфатларны популярлаштыру.

Конкурсны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан мәгариф идарәсе ярдәмендә Казанның 4 нче гимназия-интернаты үткәрә. Кино һәм телевидение режиссеры Нурания Җамали конкурс нәтиҗәләрен ясауда чыгыш ясап, ел саен жюри эшендә зур шатлык белән катнашуын билгеләп үтте. "Бу махсус конкурс. Барыннан да бигрәк аның шоуга әверелмәве ошый. Биредә без чыннан да белем һәм күнекмәләрне, акылны, балаларның тапкырлыгын, аларның тел байлыгын күрә алабыз», - диде режиссер.

Кәрим Тинчурин исемендәге театр актрисасы Резеда Сәлахова билгеләп үткәнчә, мондый конкурста катнашу үзе дә, кызлар өчен зур җиңү, чөнки биремнәр чыннан да бик үк гади түгел.

«Асылташ» республика конкурсында Казан шәһәренең 4 нче гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Зарина Нигъмәтҗанова җиңүче булды. Икенче урынны Зилә Рәхмәтуллина (Зур Кайбыч авылы  урта мәктәбе), Зәлинә Сираҗиева (Казанның 20 нче гимназиясе) һәм Алинә Солтанова (Түбән Каманың 13 нче гимназия-интернаты) бүлештеләр. Өченче урында - Казанның 4 нче гимназия-интернатының 9 нчы сыйныф укучысы Эльза Закирова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International