11нче сыйныф укучысы Эрлан Муракаев күрү өчен тренажер ясаган

2023 елның 10 марты, җомга

Программа визуаль мәгълүматның бер үк вакытта күп санлы каналлары белән эшләүчеләргә файдалы

Казан федераль университетының  Алабуга институты «Университетская» мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Эрлан Муракаев күрү сәләтен үстерү өчен тренажер ясаган.

Яшь программистның остазлары билгеләп үткәнчә, тренажер балаларга да, олыларга да тонуста когнитив функцияләрне көчәйтү өчен файдалы булачак. Мәсәлән, визуаль мәгълүматның күп санлы каналлары белән  эшләүчеләр:-автоматлаштырылган эш урыннары операторлары, спортчыларга. 

Муракаев бервакыт  бер видеога тап булуын искә төшерде, анда сүз кайбер кешеләрдә күрү өлкәсе һәм игътибар туплау башкаларныкына караганда берничә тапкырга зуррак булуы турында бара. Шул вакытта ул күрү һәм когнитив функцияләрне үстерергә мөмкин булган тренажер булдыру  турында уйлый башлый.  Проект өстендә эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International