Педагог һәм остаз елында Казанда «Учителем быть- круто!» (” Укытучы булу- бик шәп”) I республика слёты узачак

2023 елның 28 марты, сишәмбе

28 март көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында, Педагог һәм остаз елына багышланган чаралар кысаларында “Укытучы булу - бик шәп!” республика психологик-педагогик класслар слёты узачак. Слет белем алучыларны педагогик эшчәнлек үзенчәлеген чагылдыра торган кыйммәтләр системасында ориентлаштыру, һөнәри мәнфәгатьләрне һәм үзбилгеләнешен үстерүне оештыру максатыннан үткәрелә.

Слёт эшендә мәктәп укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре, гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы мәгариф идарәләре җитәкчеләре урынбасарлары катнашачак.

Катнашучыларны бердәм педагогик бергәлеккә берләштерү һәм психологик-педагогик сыйныфларны үстерүнең төп юлларын билгеләү  белән слетка йомгак ясалачак. Слётның ачылышында  һәм эшендә  хөрмәтле кунаклары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары   Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин, шулай ук югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, педагогик профиль җитәкчеләре чыгыш ясар дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International